news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповны 7нче хастаханә яныннан соңгы юлга озаттылар

Линар Юсиповны Яңа татар бистәсе зиратына җирлиләр.

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповны 7нче хастаханә яныннан соңгы юлга озаттылар

Җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсиповны 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе яныннан соңгы юлга озаттылар.

Линар Юсипов бүген төнлә вафат булган. Якыннары сүзләренчә, үлем сәбәбе – инфаркт. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга классташлары, дуслары, туганнары килгән иде.

Айгөл Бариеваның икетуган апасы Резеда Хөсәенова аның ышанычлы, терәк булырдай ир кеше булуын әйтте.

«Без Линарга бик рәхмәтле – ул Айгөлне бәхетле итте. Бик матур гаилә булып яшәделәр, балаларга бик әйбәт әти булды. Бик тырыш балалар тәрбияләделәр. Безнең өчен бу бик зур кайгы. Ул бик ышанычлы, кешелекле ир-ат, чын терәк иде. Урыны җәннәттә булсын», – диде ул.

Классташы Римма Закирҗанова мәктәп елларын искә алды. 

«Без аның белән бер парта артында утырдык. Укытучыбыз бу хәбәрне ишеткәч нык елады, кызганыч, килә алмады. Минем хәтердә ул ихлас, ярдәмчел малай булып калды. Ул бөтен кешегә ихластан ярдәм итте. Без гел аралашып тордык. Линар бик ачык, күңелле кеше иде, аның елмаюы әле дә күз алдында тора», – дип уртаклашты ул. 

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина аны намуслы, тәрбияле, чын ир кеше дип искә алды.

«Ул Айгөлнең иң төп терәге булды. Айгөлгә әти дә, әни дә булды. Бу хәбәр якты көндә яшен суккан кебек булды. Мин әле дә ышанмыйм. Хәзер килеп чыгар кебек: көчле, нык. Аның кан басымы югары иде шул. Кинәт кенә инфаркт булган...» – дип сөйләде ул.

Журналист Эльвира Шакирова ике ай элек кенә бергә фотога төшкән идек дип искә алды. «Улы Камилнең спектаклен карарга Мәскәүгә барырга теләгәннәр иде бит. Бик кызганыч. Айгөл Линарны ир буларак та, дус буларак та ярата иде. Серләрен аңа сөйләде, бик якын күрде. Без яшьрәк булсак та, югарыдан карамады, бер дәрәҗәдә күрде», – диде ул. 

Фото: © Эльвира Шакированың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Линар Юсиповны Яңа татар бистәсе зиратына җирлиләр. 

 

Фото: © Эльвира Шакирова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100