Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Айдар Галимов Казанга «Рубин» - «Уфа» матчын карарга килә
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Беренче лиганың 3нче туры матчына – «Рубин» һәм «Уфа» командалары арасындагы уенны карарга киләчәк. Бу хакта Башкортстан башкаласыннан клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Айдар Галимов Уфа клубы өчен җан атарга дип Казанга футбол матчына киткән инде, дп яза «Татар-информ».
«Минемчә, барысы да яхшы булачак. Ярдәм бар дип санагыз», - дигән Галимов.
Сезонның беренче татар-башкорт уены бүген, 1 августта, Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Уенда Олег Соколов җитәкчелегендәге судьялар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.
Искәртик, Татарстан һәм Башкортстан башкалалары клублары арасындагы соңгы рәсми матч Россия Премьер-лигасының узган сезонының 30нчы турында булды һәм «Уфа» командасының (2:1) җиңүе белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз