news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчылар, элекке гадәт буенча, җырларны һаман да бушка сорый - композитор Рим Хәсәнов

70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән танылган композитор соңгы елларда Мәскәүдә яшәп иҗат итә.

(Уфа, 10 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхи). Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов үзенең 70 яшьлек юбилеен Уфадагы кечкенә генә джаз клубта, иң якын дуслары белән билгеләп үтте.

Рим Хәсәнов үзенең юбилеена рәсми даирәләрдән ниндидер бүләкләр өмет итмәвен әйтте һәм моның сәбәбен дә аңлатты. “Беренчедән, минем бик дәрәҗәле бүләгем бар инде – Г. Тукай исемендәге дәүләт премиям. Икенчедән, мин беләм: С. Юлаев премиясен элекке еллардагы казанышлар өчен бирмиләр. Шуңа күрә бу премия миңа барыбер эләкмәс иде. Дәгъвачылар арасына кертелеп, аннары үтмичә, дәрәҗәмне генә төшерү булыр иде бу”, - диде ул.

Композитор соңгы елларда Мәскәүдә яшәде. Ул соңгы вакытта иҗаттан беркадәр читләшеп торуын, җырларны башлыча үз шигырьләренә язуын, альбомнарының аз тираж белән чыгарылуын әйтте.

Рим Хәсәнов композиторларның хезмәтләре арзан бәяләнү белән килешмәвен белдерде. Ул Мәскәүдә метро станцияләрендә гармунда уйнап акча эшләргә мәҗбүр булуын сөйләде.

“Баштагы айларда милиция дә, бандитлар да куа иде. Хәтта бер тапкыр мине кыйнарга кушканнар да, кыйммәтле гитарам сынды, - ди композитор. - “Син монда кызык өчен генә торасыңдыр, акчаң юклыктан түгелдер”, - диләр. Берсе дә минем мохтаҗлыкка төшә алуыма ышанмый. Пенсиям дә яшәү минимумы кадәр генә дигәнгә дә күпләр ышанмас әле менә”.

Шул ук вакытта композитор тормышка фәлсәфи каравын әйтте. “Минем кызгандырасым да, мескен булып күренәсем дә килми. Бүген миңа күп байлык кирәкми, исәнлек кирәк, димен”, - ди ул.

"Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында Рим Хәсәнов татар җырын дөньяга таныту өчен дөнья масштабына чыгарга кирәк дигән фикер әйткән иде.

Композитор белән интервьюның тулы вариантын Intertat.ru сайтында укыгыз.

Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (9 март 1947) — Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. популяр җырлар авторы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100