news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчылар Азалия Зиннәт һәм Нурзадәгә атказанган артист исеме бирелде

Бу турыдагы Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татар эстрадасының популяр җырчылары Нурзадә Валиуллина һәм җырчы Азалия Зиннәт «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.

Мактаулы исем бирү турындагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Әлеге Указ Татарстан Президентының рәсми сайтында чыккан.

Шундый ук мактаулы исем танылган артист, күп җырлар авторы Айдар Тимербаевка, Казан шәһәре «Фантазия» джаз-оркестры артисткасы Алсу Галиевага, Чаллы «Энергетиклар» Мәдәният сарае» вокалисты Федор Кузнецовка һәм «Казан шәһәре филармониясе» бию ансамбленең халык уен кораллары оркестры артисты Альберт Шәрәфетдиновка да бирелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot