news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Земфираның күзлеген аукционда 70 мең сумга сатканнар

Фестивальдә җыелган акчаны пациентларга дару алу өчен тотачаклар.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). 9-11 июньдә Тула өлкәсендә “Дикая мята” 11нче фестивале узды. Чарага рок-башкаручылардан башка, берничә хәйрия фонды да килгән. Мисал өчен, лейкемия авыруына каршы көрәш фонды “йолдызлы” аукцион үткәргән, дип хәбәр итә Социаль мәгълүмат агентлыгы. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

Фонд директоры сүзләренчә, музыкантлар үз киемнәрен биргәннәр. Төрле башкаручыларның футболкалары, The Hatters барабан таяклары, ә иң мөһиме танылган уфалы Земфираның күзлеген 70 мең сумга сатып алганнар.

Фестивальдә җыелган акчаны пациентларга дару алу өчен тотачаклар. Фонд потенциаль хәйриячеләрне җәлеп итү һәм музыканы изге эш белән бәйләү өчен аукцион оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot