Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Зәринә Вилданова өчен JagerMusicAwards конкурсында тавыш бирергә мөмкин
Зәринә Вилданова "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Татар җырчысы Зәринә Вилданова JagerMusicAwards Беренче бәйсез музыка премиясенә дәгъва итә. Җырчы турында мәгълүмат премия сайтында урнаштырылган.
- Jager Music Awards Беренче бәйсез музыка премиясе өчен стиль һәм жанр зур роль уйнамый. Оештыручылар аваз чыгару мөкинлекләренең - саунд-дизайннан рок-н-роллга кадәр, электроникадан хип-хопка кадәр - бөтен төре бер урында туплануын әйтә. Биредә сәхнә арты интригалары һәм пафос булмауга басым ясала. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән сайлана. Былтыргы җиңүчеләр арасында Монеточка, Хаски, IC3PEAK бар.
I Бәйсез музыка премиясе конкурсын оештыручылар билгеләп үткәнчә, эксперт советы аша 1400дән артык конкурсант узган. Конкурсның беренче турында конкурсантлар өчен тавыш бирергә мөмкин
Зәринә Вилданова ГИТИСта укыган, "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы. Татар, инглиз һәм рус телләрендә җырлый. Ул pop, world music, jazz стильләрендә эшли. Конкурска Зәринә Вилданова конкурска "Иске уйлар"композициясе белән катнаша. Сайтка җырчы турында мәгълүмат белән бергә җырның аудиоязмасы урнаштырылган.
Хәзерге вакытта Зәринә Вилданованың беренчел максаты 13-топ арасына керү. Татар җырчысы өчен https://jagermusicawards.net/profile/118836 адресы буенча кереп тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү төгәлләнергә 19 сәгать вакыт калган. Шорт битләр әзер булгач 14ендә конкурсның II этабы башлана.
Гран-при иясенә профессиональ видеоклип төшереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз