news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Зөһрә Шәрифуллина Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды

Юбилей кичәсендә артисткага Татарстан Президенты исеменнән җиңел машина ачкычы тапшырылды.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Бүген Казанда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллинага республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында оештырылган кичәдә җырчыны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Татарстан Президенты исеменнән ул Зөһрә Шәрифуллинага җиңел автомобиль машинасы ачкычын бүләк итте.

Артистканың иҗатын сөючеләргә концерт программасында татар халык җырлары, заманча татар һәм башкорт композиторларының музыкаль әсәрләре тәкъдим ителде. Җырчыны тәбрик итәргә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зифа Нагаева килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot