news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Әскәр Абдразаков Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе итеп билгеләнде

Опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты, Мария театры солисты бу вазифада җәмәгать башлангычлары нигезендә эшләячәк.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Опера җырчысы Әскәр Абдразаков Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнде. Бүген тиешле боерыкны Радий Хәбиров имзалады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Әскәр Абдразаков җәмәгать башлангычлары нигезендә эшләячәк, диелгән бу хәбәрдә.

  • Әскәр Әмир улы Абдразаков - Россия опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты, Санкт-Петербургтагы Мария театры солисты. 2010-2011 елларда ул Башкортстан республикасының мәдәният министры вазифасын башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot