news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Салават Миңнеханов балалар өчен татарча “Акылкайка” журналы чыгара башлый

Журнал өч телдә нәшер ителәчәк.

Җырчы Салават Миңнеханов балалар өчен татарча “Акылкайка” журналы чыгара башлый
архив

(Казан, 7 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар эстрадасы җырчысы Салават Миңнеханов сентябрь аеннан балалар өчен "Акылкайка" - “Умняшка” дип аталган журнал чыгара башлаячак. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

“Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сентябрьдә башлангыч сыйныф балалары һәм мәктәпкәчә балалар өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә “Умняшка” дип исемләнгән балалар журналы дөнья күрәчәк”, - дип сөйли җырчы.

Салават Миңнеханов сүзләренчә, журналга исем тәкъдим итү буенча 800дән артык хат килгән. “Шуның 99 проценты татарча иде. Әмма без рус атамасын сайладык, чөнки журнал Россиянең башка төбәкләрендә дә чыгачак. Татарстанда татарча, русча һәм инглизчә, Башкортстанда башкортча, русча һәм инглизчә һ.б”, - дип аңлата ул.

“Познавайка”, “Познавашка”, “Развивайка”, “Почемучка”, “Почемучкин”, “Любознайка”, “Любознайкин”, “АБВГДейка”, “Смышленок” һ.б. дигәннәргә игътибар иттем. Безнең командабыз барлык тәкъдим ителгән вариантлардан шунысын сайлап алды”, - ди җырчы.

Салават Миңнеханов “Умняшка” кызларга да, малайларга да туры килә торган атама дип саный. “Умняшка” дигән герой үзәккә куелачак. Балалар “Умняшка” кебек акыллы булырга тырышачаклар”, - ди ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100