news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Заһитова һәм Вәлиева белән боз тамашасында очрашты

Кичә «Татнефть Арена»да «Бозда чемпионнар» тамашасы булды.

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Заһитова һәм Вәлиева белән боз тамашасында очрашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). «Голос.Дети» шоуның икенче сезоны финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова «Бозда чемпионнар» тамашасында булган һәм Instagram битендә фигуралы шуу осталары Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева белән бергә төшкән фото урнаштырган. 

«Бүген тагын бер хыялым тормышка ашты. „Бозда чемпионнар“ тамашасына бардым, ул бик шәп булды! Барлык катнашучыларга бәйрәм өчен рәхмәт!» — дип язган җырчы.

Тамаша кичә «Татнефть Арена» бозында узды. Анда Олимпия уеннарының ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева, дөнья чемпионы Анна Щербакова, Европа чемпионы Алена Косторная, яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы — Казан кызы Камилә Вәлиева, дөнья чемпионатының көмеш призеры Элизабет Турсынбаева һәм Европа чемпионатының бронза призеры Морис Квителашвили катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100