news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Ришат Төхвәтуллин азнакайлылар белән бергә кросста йөгергән

Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Кичә Азнакайның "Юбилейный" стадионында "Милләтләр кроссы-2018" бөтенроссия акциясе узды, дип хәбәр итә район басмасы. 
 
Анда мәктәп укучылары, район җитәкчеләре, предприятие-оешмалар коллективлары үз дистанцияләрендә кросс бирде.
 
Шулай ук биредә ГТО нормаларын да тапшырырга мөмкин иде.
 
Йөгерүчеләр арасында татар эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллин да бар иде.
 

" Кайсы гына шәһәргә гастрольгә барсам да, стадионга чыгам. Концерт алдыннан йөгереп, физик күнегүләр ясап алам. Бу тәнгә җиңеллек, кәеф күтәренкелеге бирә. Гомумән, спорт – ул сәламәтлек. Мин Азнакайга һәрчак яратып киләм. Стадионы да бик матур, уңайлы, юлым төшкәндә һәрчак рәхәтләнеп шөгыльләнәм",  диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100