news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Резеда Шәрәфиевага Татарстанның халык артисты исеме бирелде

Сәхнәдә ул 25 елдан артык эшли.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар эстрадасы артисты Резеда Шәрәфиевага Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Әлеге исемне аңа бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

“Мин бу исемгә лаек булганыма бик шатмын. Ул бик зур, аңа лаек булырга, әлеге исемне акларга кирәк. Мин эстрадада 25 елдан артык эшлим. Без тәрбияви функцияне башкарабыз дип уйлыйм. Алга таба да тавышым бетмичә, тамашачыларны сөендереп, халкыма хезмәт итәргә язсын”,- дип белдерде Резеда Шәрәфиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot