news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Ренат Ибраһимов кыска метражлы мультфильм тәкъдим итә

Аны Youtube каналында карарга мөмкин булачак.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Җырчы Ренат Ибраһимов, FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе белән берлектә, "Өйгә" ("Домой") дип исемләнгән кыска метражлы мультфильм төшергән. Аны киң җәмәгатьчелеккә 20 ноябрьдә – артистның юбилее көннендә тәкъдим итәчәкләр. Ул көнне җырчыга 70 яшь тулачак.

Мультфильм пластилин техникасында эшләнелгән. Ул Бөек Ватан сугышына, төгәлрәге, сугыш тәмамланып, җиңүче солдатларның өйләренә кайтуга багышлана. Мультфильм дәвамында "Победа" поезды ил буйлап бара һәм хәрбиләрне якыннары белән күрештерә.

Татар яшьләре порталы хәбәр итүенчә, 4,5 минутлык мультфильмны (ә бу 6264 кадр) 20 ноябрьдән Youtub каналында карарга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100