news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Разия Гайнуллина вафат

Аңа 70 яшь булган.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов).  Үткән төндә халкыбызның яраткан җырчысы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разия Гайнуллина 70 яшендә арабыздан китеп барды. Ул соңгы ун елда Чаллыда яшәде. 

Разия Гайнуллина 1946 елда республикабызның Нурлат-Октябрь районында туа. 30 елларда аның гаиләсе Ташкентка күчеп китә. Разия мәктәпне тәмамлаганнан соң, биредәге татар-башкорт ансамблендә җырлый. Аның моңлы тавышын Үзбәкстанга гастролләргә килгәч Илһам Шакиров ишетеп ала һәм Казанга укырга чакыра. Ул Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый һәм консерваториягә аспирантурага керә. Белем алганнан соң Разия Гайнуллинаны бераз вакыт мәдәният министрлыгында эшли. Аннан аны Ташентка ТР вәкиллегенә мәдәният буенча Атташе итеп билгелиләр.

Татарстан радиосының алтын фондында Разия Гайнуллинаның күп кенә язмалары саклана.Сара Садыйкованың “Язмыш”, “Сусау”җырлары әнә шундыйлардан.
Чаллыга күчеп кайткач Разия Гайнуллина балаларга музыкаль белем бирә, иҗатын дәвам итә.

Халкыбызның сөекле җырчысы соңгы елларда каты авырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot