Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Равил Галиев ишегалдында балык үрчетергә җыена - "Шәһри Чаллы" газетасы
Биредә нинди балыклар буласы әлегә билгесез.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 7 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев күпкырлы эшчәнлек алып бара. Күптән түгел генә ул Резидә Шәрәфиева белән сәхнәдәге фарфор туен билгеләп үтте. Репертуарын яңа җырлар белән дә тулыландыра. Наил Касыймов шигыренә Вәсим Әхмәтшинның гүзәл затларыбызга мәдхия рәвешендә язылган "И, хатын-кыз" җырын тамашачылар җылы кабул иттеләр, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Равил "Эврика" мәдәният үзәге каршында эшләп килүче музыкаль театрның җитәкчесе дә әле. Театрның "Алай да була икән" дип исемләнгән беренче спектакле тамашачылар күңеленә хуш килде.
Иҗат белән бергә Равил Галиев Әҗмәкәй авылында өй төзи. Йортның тышкы ягы әзер, эчен генә эшлисе бар. Бакчада агачлар, куаклар үсә инде. Көз көне шактый мул уңыш та алганнар. Матур койма да тотылган. Биредә ул дуслары белән буа да ясамакчы була икән. Аннары балыкка йөрергә яратучы җырчы дуслары белән балыкны шунда гына тотарга җыена. Биредә нинди балыклар буласы әлегә билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз