news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Нюша Россия Президенты сайлауларында үз тавышын Әлмәттә бирде

Россия эстрадасы артисты Әлмәткә концертлар белән килгән.

(Әлмәт, 18 март, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Эльмира Габидуллина). Россия эстрадасы артисты, җырчы Нюша бүген Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Россия Президенты сайлауларында катнашты. Ул Әлмәткә концерт программасы белән килгән иде. Нюша ире Игорь Сивов белән “Нефтьче” Мәдәният йортында тавыш бирде.

“Ил өчен истәлекле вакыйгада катнаша алуыма шатмын. Россия өчен мөһим чаралардан читтә каласым килми. Барыгызны да гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырам”, - диде җырчы.

Әлмәт яшьләре танылган җырчыны уратып алды. Селфи, чәчәк бәйләмнәре һәм автографлар әлмәтлеләрнең кумирлары белән очрашуын бизәде.

Аннары Мәдәният йортының икенче катында матбугат очрашуы узды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин танылган җырчыга шәһәр яшьләренең ничек яшәве, иҗат белән шөгыльләнү өчен нинди шартлар булдырылуы турында сөйләде. Балалар, үсмерләр, иҗади яшьләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Нюшага кызыксынулары, сәясәткә мөнәсәбәте, иҗади планнары турында сораулар бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100