Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Нюша Казан марафоны турында: «Бүгенге чарага бик тә теләктәшлек күрсәтәсе килә"
Татарстан министрлык һәм ведомстволары вәкилләре массакүләм йөгерештә катнашты.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында бүген Казан марафоны-2017 уза. Йөгерештә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һ.б. катнашты.
3 киломертлы дистанциядә шулай ук популяр җырчы Нюша да старт алды. "Мин һәрчак спорт режимында, әмма, кызганычка, бүген үз-үземне бераз начар хис итәм, әмма бик тә бүгенге чарага теләктәшлек күрсәтәсе килә", - дип әйтте Нюша журналистларга йөгереш башланыр алдыннан.
Моңа кадәр, "Татар-информ" быел марафонда катнашучылар исәбе буенча узган ел рекордын уздырып, алар санын 10 меңгә җиткерү планлаштырылуы турында язган иде. Шулай ук Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры чараның бюджеты 25 миллион сум дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз