news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне татар мәктәбенә укырга биргән

Ләйлә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем алачак.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне татар мәктәбенә укырга биргән
Султан Исхаков

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне Казандагы татар мәктәбенә укырга биргән. Бу хакта ул "Сабантуй" журналы оештырган туры элемтә барышында әйтте.

"Ләйләне мәктәпкә бирдек. «Әле бер елың бар, ял ит», — дип әйтеп карадык. Тик аның бик барасы килде. Саный, укый белә. Казандагы 2нче гимназиягә бирдек. Әнвәр (Ландышның олы улы - ред.) 149 нчы лицейда укый иде. Хәзер аны да шунда күчерәбез", - дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова.

Җырчы үзенең гаилә тормышын Инстаграмында актив күрсәтеп бара. Ул куйган видеолардан күренгәнчә, Ландышның өч баласы да саф татарча сөйләшә. "Моңа ничек ирештегез?" дигән сорауга ул: "Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Рус балалар бакчасына йөрделәр, бәлки иптәшләре белән русча аралашалардыр, тик гаиләдә татарча гына сөйләшәбез", - дип җавап бирде.

Ландыш Нигъмәтҗанованың "Сабантуй" журналы белән туры элемтәсе турында тулырак "Интертат" электрон газетасыннан укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100