news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Илсөя Бәдретдинова “Мулла” фильмында катнашырга җыена

Татарстанда драматург Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча фильм төшерелә.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Бүген ул фильмның “Татаркино” оешмасында үткәрелгән кастингында катнашты.



“Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.

Илсөя фильда Налимә ролендә уйнарга хыяллана.

Мәгълүмат өчен. Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы 2006 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Татарстанда “Мулла”ны өч дәүләт театры – Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Камал театрында авылга кайткан имам Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды, Налимә ролен – Гөлчәчәк Хәмәдинурова. Сюжет нигезендә яшь хәзрәтнең авылда имансызлык һәм агрессия белән очрашуы ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100