news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Илгиз Мөхетдинов туена чакыруларны «Хатлар йорты»ннан алган

«Хатлар йорты»нда беренче тапкыр милли стильдә туйга чакыру ясаганнар.

Җырчы Илгиз Мөхетдинов туена чакыруларны «Хатлар йорты»ннан алган
Илгиз Мөхетдинов архивыннан

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Хатлар йорты» тәкъдим иткән милли стильдәге чакыруларны җырчы Илгиз Мөхетдинов һәм аның кәләше булачак туйлары өчен сайлаган.

«Илгиз белән Диана сайлаган чакыру — Рамазан аена чыккан коллекциядә урын алган чакыру. Аның иллюстрациясенең авторы — Алия Йосыпова. Без беренче тапкыр милли стильдә чакыру ясадык. Моңа хәтле бик күп төрлесе бар иде, алары заманча стильдә. Монысында түбәтәй белән калфак ясалган», — дип сөйләде Татар-информ хәбәрчесенә «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова.

Чакыруга төгәл туйга икәне язылмаган, шуңа да, Энҗе Садыйкова әйтүенчә, аны туйга да, никахка да кулланып була.

Шулай ук проект авторы чакыру белән бүләккә конвертлар да бирелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100