Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Илгиз Мөхетдинов: Мин татар булуым белән горурланам
«Киләчәк буын, минем балалар татар телен белсен иде», — ди ул.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «ХЫЯЛ» продюсерлык үзәгенең яшь артисты Илгиз Мөхетдинов үзенең татар булуы һәм татар телендә җырлар башкаруы белән горурлануын әйтте.
«Татар телендә җырлар башкару минем өчен принципиаль. Мин үзем — татар. Татар телен белмәгән төрле милләт кешеләре җырымны ошата, фикерләрен язалар. Мин татар булуым белән горурланам. Татар теле минем өчен иң матуры булып калачак. Ул итальян, инглиз телләре кебек үк йомшак. Ул — минем әти-әнием теле», — дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Аның сүзләренчә, татар телендә төрле жанрларны башкарып була, төрле проблемаларны күтәреп була. «Киләчәк буын, минем балалар татар телен белсен иде», — дигән теләген әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз