Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Илүсә Хуҗина татар-башкорт концертлары рухи алмашу өчен бик кирәк дип саный
Ул татар һәм башкортларның тугандаш халыклар буларак якынлыгын билгеләп узды.
(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Илүсә Хуҗина, татар-башкорт концертлары рухи алмашу өчен бик кирәк, дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыруны мөһим дип бәяләде. “Шундый концертлар еш булуын телим. Моны җырчы буларак әйтәм, чөнки яңа гына “Дуслык күпере” фестиваленә бардым, шундый илһамланып кайттым ул концерттан. Башкорт коллективы чыгыш ясаудан, һәм гомумән. Мондый концертлар – рухи алмашу, шуңа күрә безнең өчен бик кирәкле әйбер”, - диде җырчы.
Илүсә Хуҗина татар һәм башкортларның тугандаш милләтләр булуына да игътибар юнәлтте. “Белый месяц” конкурсына баргач, тувалар, бурятлар, калмыклар һәм башкалар бар бит инде... Башкорт егете килеп керде дә, үзебезнеке инде, мин аның белән татарча сөйләшәм – ул мине аңлый. Бернинди киртә юк”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз