news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Фирдүс Тямаев журналистларның сорауларына җавап бирәчәк

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы җырчы катнашында матбугат конференциясе оештыра.

 (Казан, 24 август, "Татар-информ"). 25 августта 13 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татар эстрадасы җырчысы Фирдүс Тямаев һәм җырлар авторы Сәкинә Хәйруллина катнашында матбугат конференциясе үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Фирдүс Тямаевның "Интертат" электрон газетасында басылган язмасындагы фикерләр җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Матбугат конференциясе шушы уңайдан үткәрелә.

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аркылы башкарыла.

Матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе дә оештырылачак. Карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/85/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100