news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде

"Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.

Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде
Салават Камалетдинов

 (Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Ачы балан", "Синең белән" җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Казанның "Пирамида" концертлар залында" узган "Җанлы концерт"та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

"Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.

news_right_1
news_right_2
news_bot