Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Динә Гарипова "Балага китап бүләк ит" хәйрия акциясендә катнашты
Динә Амур өлкәсендәге Свободный шәһәре үзәк балалар китапханәсенә 2 китап яздырган.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Җырчы Динә Гарипова «Балага китап бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. «Голос» проекты җиңүчесе барлык теләкләре булган кешеләрне китапханә фондларын тулыландыруда ярдәм итәргә чакырды.
«Шушы көннәрдә мин Россия дәүләт балалар китапханәсенең «Балага китап бүләк ит» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдым", – дип хәбәр итә Татарстанның атказанган артисты үзенең Instagramында. – Мәгълүматлаштыру гасыры балаларның китапка булган мөнәсәбәтен үзгәртте, социологик тикшеренүләр балаларның буш вакытларында китап укуы кинәт кимүен ачыклаган. Балаларны китапка якынайтуда китапханәләр зур роль уйный. Кызганыч, алар заманча, сыйфатлы балалар әдәбияты җитмәүне җиткерә. Аеруча бу кечерәк шәһәрләргә, яңа китаплар барып җитә алмаучы авылларга кагыла».
Нәтиҗәдә, Динә Амур өлкәсендәге Свободный шәһәре үзәк балалар китапханәсенә 2 китап яздырган һәм алар тиздән анда урын алачак.
Әлеге акциягә кушылу өчен prk.rgdb.ru сайтына керергә һәм исемлектән китапханә сайларга кирәк.
«Кушылыгыз, зур чыгым түгел бит бу! Балага китап бүләк итеп изге гамәл кылыгыз. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан!» – дип өнди Динә үзенең язылучыларын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз