Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җырчы Артур Исламов “Татар килене”, “Татар хатыны” бәйгеләрен үткәрергә тәкъдим итә
“Татар кызы”н киләчәктә шул юнәлештә дә үстереп буладыр”, - диде Артур Исламов.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Артур Исламов “Татар кызы” бәйгесеннән тыш, киленнәр һәм хатыннарны сынау конкурсы да булырга тиеш дип саный. Бу тәкъдимен ул бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы-2018” бәйгесен оештыруга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Татар кызы” бәйгесен икенче юнәлештә дә үстереп була дип уйлыйм. “Татар кызы” гына түгел, “Татар килене”, “Татар хатыны” бәйгеләрен дә үткәрергә кирәк”, - диде опера җырчысы.
Артур Исламов “Татар кызы” конкурсын татарларны берләштерә торган чара итеп саный.
“Киләчәктә бу конкурс тагын да үсәр һәм бөтен дөнья татарларына барып җитәр. Дөнья буйлап үткәрелсен иде дигән теләктә калам”, - диде театр солисты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз