news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде
2010 елда Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелгән иде.
Скопировать ссылку

архив/Рамиль Гали
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.
- Алсу Ралиф кызы Абрамова (кыз фамилиясе Сафина) 1983 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туган.
- 11 җырдан торган «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы («Зимний сон» — «Кышкы төш») 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.
- 2000 елның 13 маенда Швециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала. Шул ук елда Татарстанның атказанган артисты исеменә ия була. 2010 елда Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2