news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Алсу туган авылы Уяндыкка кайткан

Сафиннар гаиләсе бер табынга җырчының әнисе Разия Исхак кызының туган көне уңаеннан җыелган.

(Казан, 6 августа «Татар-информ»). Җырчы Алсу кече туган ватаны – Башкортсанның Илеш районы Уяндык авылына кайткан. Аның әтисе эшмәкәр һәм сәяәсәтче Рәлиф Сафин шушы авылдан. Алсу үзе Бөгелмәдә туган, әмма һәр җәйне әбисе янында авылда уздырган. Җырчы авылда төшкән фотосурәтләрен үзенең Instagram битенә урнаштырган.

Искәртеп узыйк, 2010 елда озак вакытлы авырудан соң Алсуның әбисе вафат булган иде. Әбисе Алсуны бик яраткан, оныгы мөселман динендә булмаган эшмәкәр Ян Абрамовка кияүгә чыгуын белгәч, бик борчылган. Әбисе өчен Алсу ирен ислам динен кабул итәргә ризалаштырган.

Уяндык авылында элек Алсу туган көннәрен билгеләп узган. Бу юлы да Сафиннар гаиләсе бер табынга җырчының әнисе Разия Исхак кызының туган көне уңаеннан җыелган. «Җир йөзендә иң уңайлы һәм җылы урын ул – Гаилә. Биредә син чын-чынлап бәхетле», – дип язган Алсу әти-әнисе белән төшкән фотосурәт астына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100