news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Алсу мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный

"Мине балачакта өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде", - ди артист.

Җырчы Алсу мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова (Сафина) фикеренчә, мәктәпләрдә татар телен укыту мәҗбүри булырга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ"га биргән эксклюзив интервьюда,  агентлык хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

"Кызганычка, татар телен ирекле укытуның яхшы ягын күрмим. Миңа балачакта татар телен мәҗбүри өйрәткән булсалар, җиңелрәк булыр иде. Бүген миңа татар телен белү җитми. Минемчә, мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри өйрәтелергә тиеш", - диде Алсу.

Алсу Абрамова бүген Казанның "Татнефть-Арена" залында беренче тапкыр концерт бирә. Бу аның - декрет ялыннан соң тәүге чыгышы.
Концертта Алсуның кызлары Сәфинә белән Микелла һәм Абрамовларның гаилә дусты Гарик Мартиросян катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot