news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Алсу Казандагы концертында Анжела Вавилова фондына 1 млн сумлык сертификат тапшырды

Концерттан кергән акчалар да хәйриячелеккә тотылачак.

Җырчы Алсу Казандагы концертында Анжела Вавилова фондына 1 млн сумлык сертификат тапшырды
Рамил Гали

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Җырчы Алсу Абрамова (Алсу Сафина) кичә Казанның  "Татнефть-Арена" залында үткән концертында Анжела Вавилова хәйрия фонды директоры Владимир Вавиловка бер млн сумлык ярдәм сертификаты тапшырды.

"Чит кеше борчуын, авыруын үз йөрәгегезгә кабул итеп, үзегез аша үткәрүегез өчен рәхмәт сезгә!" - диде Алсу.

Вавилов та җырчыга хоспис эшчәнлегенә, яңа стационарлар төзүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен ирештерде. "Мин концертка җыенганда,  17 яшьлек Лениногорск кызы Гүзәл көнләшеп калды. Ул хәзер аппаратка тоташкан. Алга таба күрешүләр насыйп булсын!" - диде Вавилов.

  • Анжела Вавилова фонды Владимир Вавиловның кызы исемен йөртә. Иганәче аны кызының вакытсыз вафатыннан соң ача. Фонд 2003 елдан бирле эшли. Ул ДРКБның онкогематология бүлегендә дәваланучы балаларга һәм балалар хосписына ярдәм итә.

Концерттан соң журналистлар белән очрашу вакытында Алсу хәйриячелеккә мөнәсәбәтен белдерде. "Мин күп еллар бу юнәлештә эш алып барам. Күңелем шулай куша. Бу юлы да үзем теләдем", - диде ул.

Алсу Абрамова Казан концертыннан кергән акчаларны балалар йортлары, интернатлар,  күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләре һәм ветераннарына бүлеп бирергә карар иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100