Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җырчы Алсу бөтен дөньядагы татарларны берләштергән өчен Миңнехановка рәхмәт белдерде
Җырчы ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган концертта чыгыш ясады.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу бөтен дөньядагы татарларны берләштергән өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТАССР оешуның 100 еллыгына старт бирүгә багышланган концерт вакытында әйтте.
«Бүген миңа барыбыз өчен дә мөһим вакыйгада катнашу бәхете елмайды. Киләсе елда безнең яраткан, туган Татарстаныбызның оешуына 100 ел тулачак. Республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Рөстәм Нургалиевич, бөтен дөньяда яшәгән татарларны берләштерү буенча гаять зур һәм кирәкле эш башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә», - дип искәртте Алсу.
Моннан тыш, җырчы туган җирендә көч һәм илһам алуын билгеләп үтте.
«Ата-бабаларыбызның Ватаны булган туган җиремә рәхмәт. Бу – безнең көчебез, энергиябез һәм илһам үзәге. Туган Татарстаным алдында баш иям», - дип искәртте җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз