news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Альберт Әсәдуллин Казанда хәйрия концертында чыгыш ясаячак

Чара инсульт профилактикасы һәм аны дәвалау проблемаларына багышланачак.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин Казанда хәйрия концертында чыгыш ясаячак. Чара инсульт профилактикасы һәм аны дәвалау проблемаларына багышланачак. Бу хакта оештыручылар – “Зәңгәр Тасма” фонды хезмәткәрләре хәбәр итә.

Концерт 14 сентябрьдә, 18:00 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәгендә булачак. Анда шулай ук Алинә Шәрипҗанова һәм Фәридә-Алсу дуэты чыгыш ясаячак.

Оештыручылар концерт тамашачылары арасында чараның партнерларыннан бүләкләр уйнатачак.

Билет бәясе – 200 сум. Җыелган барлык акчалар да хәйриягә тотылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot