news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Альберт Нурминский мөмкинлекләре чикле балаларга Яңа ел бүләге өләшкән

Яшьләрнең яраткан җырчысы, татар рэперы Альберт Нурминский шушы көннәрдә Норма мәдәният йортында концерт куйды.

(Балтач, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Яшьләрнең яраткан җырчысы, Норма авылы егете Альберт Нурминский шушы көннәрдә Норма мәдәният йортында концерт куйды. Әлеге чараның төп максаты - җыелган акчага мөмкинлекләре чикле балаларга Яңа ел бүләге тарату иде, дип яза җирле басма.

Норма, Кариле авылларыннан шундый 14 балага Альберт бүләк таратып чыккан. Елның иң могҗизалы аеның шулай башланып китүен, әлбәттә, балалар бик сөенеп кабул иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot