Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җыр сәнгатендә нота танымаганнар күбәйде - Әнвәр Шәрәфиев
Зәвыксыз җырчыларны пропагандалаудан туктарга вакыт, - дип саный композитор,Г. Тукай премиясенә кандидат Әнвәр Шәрәфиев.
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова) Югары музыкаль белем алган белгечләр читтәрәк кала шикелле. Нота да танымаганнар зур сәхнәләрдә, халык каршында мәйдан тота, дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев.
«Сәнгать дөньясында нота танымаган җырчылар күбәйде. Ә консерватория дипломы алганнарны заказлар биреп эшләтергә кирәк. Иҗади дискуссияләрдә катнаштырырга. Әгәр дә композитор язганны ошатып бетермәгән җырчылар бар икән, рәхим итеп үз аңлатмаларын, киңәшләрен бирсеннәр. Профессионалларга юнәлеш тотып эшләргә кирәк. Ә зәвыксыз җырчыларны пропагандалаудан туктарга вакыт. Мин беләм шундый җырчыларны, сөйләсәң ышана торган түгел: нотаның нәрсә икәнен белми, ә үзе «Татарстанның атказанган артисты» исемен йөртә. Берәү белән җыр турында сөйләшә башладык, әсәрләрем арасыннан ошаганын сайлап ал дип, җыентыгымны кулына тоттырдым, ә ул : «Юк, Әнвәр абый, мин ноталар карап өйрәнә алмыйм, мин слух буенча гына өйрәнәм. Сез мине уйнап өйрәтсәгез, җырлый алам», - ди. Бөтен татар дөньясы буйлап гастрольдә йөрүче җырчы үзе... Ә иң кызганычы шул: мондый «атказанганнар» арабызда бер генә түгел, бит! Аларның фамилияләрен атамыйм, аларны белә торганнардыр...», - ди Әнвәр Шәрәфиев.
Быел Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә татарның танылган көйязары Әнвәр Шәрәфиев тә бар. Әлеге дәрәҗәле премиягә аның «Сандугач», «Чулпан Йолдыз» һәм «Наз» дигән музыкаль әсәрләре тупланган җыентыклары тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз