Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җыр сәнгатен яшәү кәсебенә әйләндерделәр - Әнвәр Шәрәфиев
Җыр сәнгатендәге пропаганда дилбегәсен Мәдәният министрлыгы үз кулына алырга тиеш, дип саный композитор Әнвәр Шәрәфиев.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Эстрада өлкәсендә таләпчәнлек кимеде, ә җырларга теләүчеләр күбәйде. Җыр сәнгатендәге талымсызлыкны киметергә иде, ди «Татар-информ» хәбәрчесенә композитор Әнвәр Шәрәфиев.
Быел Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә татарның танылган көйязары Әнвәр Шәрәфиев тә бар. Әлеге дәрәҗәле премиягә аның «Сандугач», «Чулпан Йолдыз» һәм «Наз» дигән музыкаль әсәрләре тупланган җыентыклары тәкъдим ителде.
«Җыр сәнгате бик зур үзгәрешләр кичерә, - дип саный композитор. - Бер яктан, авторлар күплеге, әсәрләрнең артуы, эстраданың алга омтылуы куандыра. Әмма эш бер юнәлештә генә бара. Сүз дә юк, эстрада кирәк әйбер, яшәргә хаклы. Шулай да артык мавыгып кителде. Жанрлар тарлыгы үзен сиздерә. Халык җырлары, композиторларның бөек әсәрләре, романслары күләгәдә кала килә. Бу принцип елдан-ел көчәя генә бара. Музыка сәнгатендә, шул ук җыр сәнгатендә дә,төрлелек кирәк. Музыка - ул дәрья, кеше күңеленең рух диңгезе байлыгы... Эстрада өлкәсендә таләпчәнлек кимеде. Җырларга теләүчеләр күбәйде. Җыр сәнгатен яшәү кәсебенә әйләндерделәр. Чын композиторлар көй язуны яшәү кәсебе итеп куймады, илаһи хәзинә, яшәү мәгънәсе итеп санады».
Җитди әсәрләрне таныту мәсьәләсе дә Әнвәр аганы борчуга сала. Ул Мәдәният министрлыгы пропаганда дилбегәсен үз кулына алырга тиеш, дигән фикердә.
«Министрлык филармония, радио, телевидение белән турыдан-туры эшләсә, үтемлерәк булыр иде. Бу очракта халтура рәвешендә язылган әсәрләр премиягә узмас иде, югыйсә халыкның зәвыгын бозалар. Зәвыксыз җырчылар күбәйде, чөнки һәрберсе үзеннән генә чыгып эш итә, тирә-юньне күрергә теләми. Популяр җырчылар чыгып тора, әле берсен, әле икенчесен үстерәләр. Үзләренә күрә зур-зур авторлык концертларын уздыралар. Концерт барганда, композиторның, шагыйрьнең фамилиясен әйтмиләр. Бу бик зур минус! Халыкны бит тәрбияләргә кирәк! Халык үзенең җырчысын да, композиторы, шагыйрен дә белергә тиеш. Элек андый хәл юк иде. Мин моны мәдәнияттәге кризис, дип таныйм».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз