news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җыр осталары Казанга юл ала

Җыр осталары Казанга юл ала

(Төмән, 19 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Казанда үткәреләчәк балалар җыр фестиваленә Төмәннән Төмән районының Шыкча авылы Мәдәният йортының музыка хезмәткәре Гаяз Габдуллин әзерләгән һәм өлкәнең «Таң йолдызы» фестивальләрендә берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек булган Рада Глазырина белән Гаязның үз улы - соңгы елларның нәни лауреаты, 7 яшьлек Илшат, шулай ук Гаяз Габдуллин үзе бара.

Аларны Төмән өлкәсе «Мирас» иҗтимагый хәйрия фондының матди ярдәме белән Фонд директоры Фәрит Хәкимов оештырып алып бара. Бу төркемгә төп матди ярдәмне Фонд Шурасы әгъзасы, «Илһам чишмәсе» җыр ансамбленең солисты, эшмәкәр шәхес Фәүдәт Гарипов күрсәтте. Җыр сөюче талант ияләре бүген юлга чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot