news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию ансамбленең Разия Тимерхановага багышланган концерты Камал театрында үтә

Быел концертларның Муса Җәлил исемендәге театрда булмавы биредә ремонт эшләренә бәйле.

Җыр һәм бию ансамбленең Разия Тимерхановага багышланган концерты Камал театрында үтә
Владимир Васильев

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәүфәл Мөхәммәтҗановның әнисе Разия Тимерхановага багышланган концерт Камал театрында һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда үтәчәк. Бу хакта ансамбль җитәкчелеге хәбәр итә. Ансамбльнең традицион концертлары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үтә. Быел концертларның күчүе театрда ремонт эшләренә бәйле.

Хәзерге вакытта ансамбльнең Островский урамындагы бинасында репетицияләр бара. “Татар-информ” хәбәрчеләре ансамбльнең репетициясен карады.

“Разия Тимерханова репертуарыннан җырлар концертның беренче бүлегендә яңгыраячак. Аның иҗаты җыр сәнгатендә үзе бер тарих. Разия Тимерханованың җырлары безнең “Алтын фонд”ны тәшкил итә”, - ди ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев.

  • Концертлар быел 12 һәм 14 декабрь көннәрендә Камал театрында һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда үтә. Яңа программа “Халкыбызның мирасы” дип атала. Программа яңа җыр композицияләре, заманча бию куелышлары һәм “Алтын фонд”тагы җырлардан төзелгән.
  • ТАССРның атказанган артисты Разия Тимерханова 1918 елда туган. 1937-62 елларда Татар җыр һәм бию ансамбле солисты. Лирик сопрано. Улы Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрын җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100