news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию ансамбле яңа программасын легендар артистларына багышлый

Концертлар 12 һәм 14 декабрь көннәрендә Камал театрында һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда үтә.

Җыр һәм бию ансамбле яңа программасын легендар артистларына багышлый
Владимир Васильев

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 81нче концерт сезонын легендар артистларына багышланган “Халкыбызның мирасы” программасы белән ача. “Татар-информ” хәбәрчеләре ансамбльнең репетициясен карадылар.

“Быелгы сезонны күренекле артистларыбызның юбилей даталарына багышладык, - диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Разия Тимерханованың тууына 100 еллыкны билгеләп үтәбез. Хормейстерыбыз Венера Гәрәеваның 75 яшьлеге. Әзһәр Абдуллин һәм Җәвит Котдусовларның 90 һәм 95 еллыклары. Без ул даталарны күрми кала алмыйбыз”.

“Концертта Әзһәр Абдуллин эшкәртүендәге “Фазыл чишмәсе”, “Эрбет” композицияләре яңгыраячак. Элек баянга гына эшләнгән җырларны оркестр белән башкарабыз", - диде ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев.

Концертның икенче бүлегендә ансамбль Венера Хәсәнованы котлый. "Ул Казан музыка көллиятендә укыткан кызлар-егетләр хәзер ансамблебездә эшлиләр. Диләрә Полатова, Вәридә Сөнагатова, Фәрит Гафиятуллиннар – аның укучылары", - ди Нияз Гәрәев. 

Концертлар быел 12 һәм 14 декабрь көннәрендә Камал театрында һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда үтә. Яңа программа “Халкыбызның мирасы” дип атала. Программа яңа җыр композицияләре, заманча бию куелышлары һәм “Алтын фонд”тагы җырлардан төзелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100