news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию ансамбле татар хореографиясе турында программа чыгарды

«Мирас» проектында татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган осталык дәресләре һәм башкалар урын алган.

Җыр һәм бию ансамбле татар хореографиясе турында программа чыгарды
Солтан Исхаков

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар милли хореографиясе турында «Мирас» дигән мультимедияле программа тәкъдим итте.

«Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган осталык дәресләре куелган. Бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында сөйләдек», — диде Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Мирас» проекты видео-дәресләрдән гыйбарәт. Алар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сайтында һәм Ютуб-каналда урнаштырылган. Программа «Йөреш. Хәрәкәт», «Бию», «Без — татарлар» — дигән төркемнәргә бүленгән. Аларда татар биюендәге төп йөрешләр һәм хәрәкәтләр, ансамбльнең «Алтын фонд»ыннан бию хореографиясенең иң яхшы үрнәкләре һәм татарларның этник төркемнәре буенча мастер-класслар карарга була.

«Беренче бүлектә 8, икенчесендә — 6, өченчесендә — 7 видео урнаштырылды. Моннан тыш, әлеге дәресләр белән 1 мең диск чыгарылды. Алар төбәкләрдәге, чит илләрдәге татарларга тапшырылачак», — диде Юрий Жуков.

«Мирас» проекты Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында тормышка ашырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100