news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җыр һәм бию ансамбле Казан һәм Себер татарларының туй йолаларын күрсәтте

Концерт программасы финалында артистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан һәм Себер татарларының туй йолаларын татар сәхнәсенә күтәрде. Ике көн дәвамында Камал театрында ансамбль концертлары узды.

ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион Казан концерты өчен коллектив «Туган ил» программасын әзерләгән иде. Программаның бер өлеше ансамбльнең «Алтын фонды» на кергән номерлардан торса, икенче өлешендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле премьерасы тәкъдим ителде.

«Туй» музыкаль-хореографик спектакле Казан һәм Себер татарларының фольклор–этнографик материалларына нигезләнгән. Коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов әлеге материалларның галимнәр тарафыннан экспедицияләрдә җыелуын, үзенең архивларда утырып өйрәнүен әйтә.

Программа өчен тарихи материаллар буенча 300гә якын костюм тегелгән. Оркестр өчен этник музыка кораллары алынган. Программа коллективның күптән түгел вафат булган хормейстеры Венера Гәрәева катнашында әзерләнгән.

Концерт программасының икенче премьерасы — ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле карамагындагы балалар студиясенә йөрүчеләр чыгышы. Балалар татар халык биюен башкардылар.

Концерт программасы финалында артистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Коллективны ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады. Ансамбль артистлары Алсинә Җәгъфәрова һәм Радик Шакировка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot