news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков: Ансамбль мине татарлаштыра – мин каршы түгел

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә һәр чәршәмбе татарча сөйләшү көне дип билгеләнгән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә һәр чәршәмбе татарча сөйләшү көне дип билгеләнгән. Бу хакта ансамбльнең 80 еллыгына багышлап, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәргән матбугат конференциясендә сүз булды. Коллективның сәнгать җитәкчесе Айдар Хәмитов ансамбльдә яшьләр арасында татар телендә начаррак сөйләшүчеләр дә булуын, әмма коллектив үзе чәршәмбе татар телендә генә сөйләшү көне дип игълан иткәнлеген әйтте.

Әлеге мәгълүматны матбугат конференциясеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә ансамбль директоры Юрий Жуков шәрехләде.

“Мин тумышым белән Калугадан. 1991 елдан Казанда яшим – Казан дәүләт консерваториясендә укыдым. Татар мәдәнияте белән Казанда гына таныша башладым һәм шундый коллективка килеп эләгүем – минем бәхетемә, – диде ул. – Мин татар сәнгатен саклау һәм үстерү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Ә тел мәсьәләсенә килгәндә, кызыксынам һәм өйрәнәм. Бәлки, бик тиз дә булмас, бәлки, теләгәнчә үк уңышлы да булып бетмәс”.

“Минемчә, телне кызыктырып өйрәтәсе иде. Баланы мәҗбүр итсәк, анда каршылык туа. Ә бөтен атмосфера позитивка корылса, уңышлырак булыр иде, – дип дәвам итә ул һәм ансабльне мисал итеп китерә. – Мәсәлән, безнең ансамбльдә телне яхшырак белгәннәр начаррак белүчеләрне гаепләми, ә бәлки, ярдәм итергә тырыша. Әкренләп син ул телне ярата башлыйсың, аның матурлыгын тоемлыйсың һәм сүзләрне өйрәнергә тырышасың. Мин әлегә иркенләп сөйләшә алмасам да, аңлыйм – монысы хак”.

“Әйе, мин ансамбль татарлаштыра һәм минем моңа бер каршылыгым да юк. Хезмәттәшләрем сабыр итеп, җайлап кына мине татар теленә алып килә", – диде ул һәм фикерен йомгаклап, бу проблеманың уңай хәл ителәчәгенә ышанычын белдерде.

Мәгълүмат өчен: 12 һәм 13 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100