news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле мирасын интернет киңлекләренә урнаштыра башлый

Җыр һәм бию дәүләт ансамбле мирасын интернет киңлекләренә урнаштыра башлый
Солтан Исхаков

ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле халкыбызның музыкаль мирасы булган әсәрләрне киң җәмәгатьчелек өчен интернетка урнаштыра башлый.

«Безнең рәсми сайтыбызда махсус бит булдырабыз. Без үзебездәге ноталарны цифрлаштырабыз, партитураларны тәртипкә китерәбез, хор һәм ялгыз башкару клавирларын табабыз. Алар киң җәмәгатьчелек өчен ачык булачак», диде ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле директоры Юрий Жуков.

ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле Татарстан бюджетыннан «Халкыбызның мирасы» мультимедиалы мәгариф проектын гамәлгә ашыру өчен грант откан. Грант шартлары буенча ансамбль иҗаты аша татар халкының җыр мәдәнияте үсеше яктыртылган барлык мәгълүмат интернетка урнаштырылачак.

«Гастрольләргә йөрүче коллектив буларак, безнең анализ белән шөгыльләнергә вакыт күп калмый. Шулай да без тарихка кагылырга вакыт таптык. Эзләнәбез һәм табышларыбызны дөньяга чыгарабыз», диде Юрий Жуков.

«Милли музей безгә нык ярдәм итә. Александр Ключаревның шәхси архивында ансамбль тарихына бәйле 40тан артык партитура һәм клавир табылды. Габдулла Тукайның 1910 елда «Шәрыкъ клубы»нда сөйләгән лекциясен дә ике телдә яңгыратабыз», дип эшчәнлек белән таныштырды ул.

Ансамбль педагоглары белән мастер-класслар оештырыла һәм аның язмалары да интернетка урнаштырылачак. Ансамбльнең 2020 елда вафат булган легендар хормейстеры Венера Гәрәеваның шәхси архивы да кулланыла. Материалларны әзерләүдә музыка белгече, Казан консерваториясе доценты Лилия Сәрвәрова һәм этнограф, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова ярдәм итә.

«Бу грантта гонорарлар каралмаган. Барлык чыгымнар техника һәм IT-технологияләргә бәйле», дип ачыклык кертте директор.

«Халкыбызның мирасы» мультимедиалы мәгариф проекты 28 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100