news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләре буйлап» программасы белән гастрольдә йөри

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләре буйлап» дип аталган концерт программасы белән гастрольләрен дәвам итә.

«Гастрольләр Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды», дип хәбәр итә мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Концертлар 28 сентябрьдә Түбән Камада, 19 сентябрьдә Чаллыда була. 30 октябрьдә коллектив Уфада чыгыш ясый. 16 ноябрьдә программа Мәскәүдә тәкъдим ителә. Гастроль туры 10 декабрьдә Казанда төгәлләнә.

Программада «Сибелә Чәчәк», «Фазыл чишмәсе», «Ак пирчәткә» кебек халык җырларын, «Юлык», «Егетләр», «Канатлы яшьлек», «Яз» кебек биюләр кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot