news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Youtube-та татар ашларын таныта торган видеоканалның эшли башлаганына 1 ел

Каналда күрсәтелгән рецептлар төрле милләт кешеләрен кызыксындыра, ди оештыручылар.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Миләүшә Гафурова). Казанда яшәүче Мәдинә Ибраһимова Youtube видеохостингында тамашачыларны татар халык ашларын пешерергә өйрәтә торган канал ачкан. "Азбука еды" дип аталган әлеге каналда видеолар рус телендә эшләнә, рецептларга бәяләмәләрне төрле милләт кешеләре  яза.

Шул рәвешле, татар ризыкларын пешерү серләре бөтен дөньяга таралырга мөмкин, - дип саный Мәдинә Ибраһимова.  - Пешекче - минем әни Тәнзилә Шәрәфиева. Ул татар халык ашларын бик ярата һәм тәмле пешерә. Озак еллар Уралда ресторанда бухгалтериядә эшләде, күп рецептларны шул вакытта отып калган. Каналны ачканда, зур максатлар куймадык, бары булган тәҗрибәбез белән бүлешәсебез килде. Шуңа канал "Азбука еды" дип атала да, ягъни без белгәнебезне белмәүчеләргә өйрәтәбез. Роликлардагы рецептларны һәркем аңласын һәм кабатлый алсын өчен, без бар нечкәлекләрне күздә тотып сөйләргә, күрсәтергә тырышабыз".

Каналны караучы тамашачылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. "Безнең видеоларны ир-егетләр дә еш карый икән, пешерергә яраталардыр инде. Бик күпләре сораулар бирә, үз фикерләре белән бүлешә", - ди Мәдинә.

 
"Азбука еды" каналының эшли башлаганына бүген, 16 октябрьдә, 1 ел була. Бүгенге көндә аны 2640 тамашачы карый, ә барлыгы татар ризыкларын пешерү серләренә канал аркылы 251394 мәртәбә өйрәнгәннәр (караулар саны). Баштарак каналга язылучылар аз булган. Хәзер роликлар күбәйде, кешеләр дә күбрәк языла, ди аны оештыручылар. Алар каналның коммерцияле булмавын әйтте. "Без каналны акча эшләү өчен ачмадык. Минем әни ризык пешерергә һәм башкаларны бу эшкә өйрәтергә ярата. Элек мине өйрәтә иде, хәзер менә үзенә генә буйсынган киң аудиториясе бар. Ул үз эшеннән чынлап ләззәт ала. Ни пешерергә икәнен озаклап уйлап утыра, гел яңа рецептлар эзли", - ди Мәдинә.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100