YouTube каналда «СалаваTik»лар башкаруында «Лап-лап» җыры чыкты
«Лап-лап» җыры Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис сүзләренә язылган.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). «СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда «Лап-лап» җыры чыкты.
«Лап-лап» җыры Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис сүзләренә язылган.
«Лап-лап» шигыре җыентыкта басылгач та, композиторлар Фәридә Фәизова, Шамил Тимербулатов көй иҗат иткәннәр.
«СалаваTik»лар әлеге җырны бик яратып башкара. Аю ролендә – «Әкият» курчак театры актеры Юрий Чуктиев. «СалаваTik»лар проектында аның беренче генә катнашуы түгел. Нәни тамашачыларыбыз «Лап-лап» җырының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнеп, бик теләп башкарырлар дип ышанбыз, ди оештыручылар.