Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
You Tube хостингында «Гади кешеләрнең бөек эшләре» тапшырулар циклы чыга башлады
«Тапшыруга гади халык арасында танылган талантлы кешеләрне чакырабыз», — диде оештыручылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гади кешеләрнең бөек эшләре» тапшырулар циклы чыга башлады. Тапшыруларны You Tube хостингында карап була.
«Проектка медицина, сәнгать, спорт, мәгариф һ.б. өлкәләрдә халыкка хезмәт иткән талантлы шәхесләр чакырыла. Тапшыруларны татар һәм рус телләрендә алып барабыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның алып баручысы Җәүдәт Гыйльманов.
Проектта 50 кеше белән тапшыру эшләргә ниятлиләр. «Рөхсәт булса, проектны алга таба дә дәвам итәчәкбез. Геройларны үзебез эзлибез. Тапшыруларны күреп, кунак булырга теләүчеләр дә табылды. Араларында югары вазифада эшләүче кешеләр дә бар, ләкин без аларны чакырмыйбыз. Төп таләп — гади халык арасыннан чыгып, халыкка хезмәт иткән талантлы шәхес булу, моңа карьера төзүчеләр керми», — дип аңлатты ул.
«Бер тапшыруда җырчы Ренат Шаһидуллин катнашты. Эстрадада беренче адымнарын 40 яшендә генә ясаган иде. Бүгенге көндә ул — Татарстанның атказанган артисты. Безнең кунаклар арасында Марий Элдан гөсләләр ясаучы белгеч Гәрәй Мәгъсүмҗанов, Арча районы Шурабаш авылыннан мари кызы татар теле укытучысы Олеся Антипова һ.б. булды», — диде Җәүдәт Гыйльманов.
- Проектның авторы — «Юность» мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Волков. Проект Россия мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан мәдәният министрлыгы гранты хисабына үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз