news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Олада узачак Нәүрүз бәйрәмендә йолаларга төп игътибар биреләчәк

Нәүрүз бәйрәмендә карга боткасын да пешерәчәкләр.

Йошкар-Олада узачак Нәүрүз бәйрәмендә йолаларга төп игътибар биреләчәк
Александр Эшкинин

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 21 март көнне Йошкар-Олада «Ел башы — Нәүрүз бәйрәм» узачак. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә төп игътибар йолаларга юнәлтелә.

«Нәүрүз бәйрәме бездә кызыклы уза. Гадәттә ул концерт, котлаулар, спорт уеннары белән уза, ә бездә йолалар белән башлана. Без Нәүрүз бәйрәм белән карга боткасын берләштерергә булдык», — дип сөйләде Мари Эл Республикасының «Республика татар мәдәнияте үзәге» методисты Рамай Юлдашев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул бәйрәмнең программасы белән таныштырды. Бәйрәм башында балалар катнашучылардан ярмалар җыя, һәм аны ботка пешерүчеләргә тапшыралар. Аннан соң каен һәм нараттан учак ягалар һәм анда әрем белән артыш яндыралар, теләкләр телиләр, ут иясен ашату өчен учакка катык аталар.

Ул йола тәмамлангач, халыкка ак һәм кара тасмалар бирелә, карасын учакка ташлыйлар, ә ак тасмаларны каенга бәйлиләр. Соңыннан концерт программасы була, уеннар уйнатыла, карга боткасыннан авыз итәләр.

«2007 елдан „Ел башы — Нәүрүз“ бәйрәмен уздырабыз. Әлегә ул шәһәр читендә уздырыла, киләсе елларда шәһәр эчендә булыр, дип өметләнәбез. Быел Казаннан да кунаклар көтелә», — дип сөйләде Юлдашев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100