news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Олада татар милли бәйрәме Сабан туе уздырыла

Бәйрәмне оештыручыларның берсе - Республика татар мәдәнияте үзәгенә быел - 20 ел.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 июльдә Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабан туе үткәрелә. Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәге кунакларны  “Дуслык” стадионында көтеп кала. Бәйрәмне ачу тантанасы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 12:00 сәгатьтә барлык кунакларны да мәйданга чакыралар. Анда татар-башкорт көрәше буенча Сабан туе батыры билгеләнәчәк. Барлык теләүчеләр гер күтәрү, кул көрәше, таяк тартышу кебек бәйгеләрдә катнаша ала. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.

Сабан туенда балалар мәйданчыгы да оештырыла. Монда балалар тәм-томнар белән сыйлана, милли уеннарда катнаша ала. Шулай ук аларны тарих белән таныштыру өчен, яңартылган борынгы татар киемнәре кигән коллективлар да чыгыш ясаячак.

Сабан туен Республика татар мәдәнияте үзәге коллективы “Кичке уен” дип аталган җырлы-биюле кич утыру белән тәмамлый. “Кичке уен” 19:00 сәгатьтә башланып китә.

Исегезгә төшерәбез, быел Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәге оешканга 20 ел тулды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100