news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Олада Татар мәдәнияте үзәге төзекләндереләчәк

Проект расланган, смета төзелгән.

Йошкар-Олада Татар мәдәнияте үзәге төзекләндереләчәк
Алсу Исмәгыйлева

(Йошкар-Ола, 22 март, " Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Мари Эл татарлары җирле Татар мәдәният үзәген төзекләндерүне сорый. Татарларның бу теләген Мари Эл Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Мари Эл Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Сергей Сметанинга Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

Татар мәдәнияты үзәге 1970нче елларда салынган бинада урнашкан. Бу бина үзәккә 1997 елда тапшырылган. 2010 елда бина эченә ремонт эшләнгән. Бүген Татар мәдәният үзәге төзекләндерүне һәм үзгәртеп коруны таләп итә. Проект инде эшләнгән һәм экспертиза үткәрелгән. Республика хакимияте бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итсен иде, дип үтенечен җиткерде Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе шулай ук Татар мәдәни үзәге штатын арттыру турында да сорады.

Сергей Сметанин Татар мәдәни үзәге бинасын ремонтлау мәсьәләсе каралачак һәм хакимият бу чыгымнарны киләсе ел сметасына кертергә тырышачак, дип җавап бирде. Штат берәмлекләрен арттыру буенча шулай ук карар кабул ителәчәк. Шулай ук Сабантуйны оештыруда да хакимият вәкилләре ярдәм итәргә әзер.

Васил Шәйхразиев Татарстанның да ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.

  • Бүген Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу уза. Фикерләшүдә Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чуашстан һәм Мари Эл республикаларыннан татар иҗтимагый лидерлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100