Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йошкар-Олада татар мәдәният үзәге “Бердәм гаилә” дигән дуслык кичәсе уздыра
Йошкар-Олада татар мәдәният үзәге “Бердәм гаилә” дигән дуслык кичәсе уздыра
(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бүген Йошкар-Олада Халыкларның бердәмлеге көне һәм Мари Республикасы төзелүгә 85 ел тулу уңаеннан республиканың татар мәдәни үзәге “Бердәм гаилә” дигән дуслык кичәсе үткәрергә җыена. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин да катнашачак.
Марий Эл Республикасында 50 меңгә якын татар гомер итә. Республиканың башкаласы Йошкар-Олада яшәүче милләттәшләребезнең саны 12 меңгә, Волжск шәһәрендә 10 меңгә якын. Бәрәңге, Звенигово, Мари-Төрек, Медведев, Морки районнарында да татарлар күпләп яшиләр.
90енчы еллар башында кардәшләребез татар мәдәни үзәге һәм “Туган тел” дип аталган җәмгыять төзиләр. Ә 2004 елда татар милли-мәдәни мохтәрияте оеша. Республиканың 19 мәктәбендә татар теле укытыла. Морки районында “Яшьлек”, “Ялкын”, Бәрәңге районында “Алтын ай” ансамбльләре иҗат итә. Бәрәңгедә “Безнең тормыш” дигән район газетасы нәшер ителә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Марий Элнең татар милли-мәдәни мохтәрияте белән берлектә, 2004 елда Йошкар-Ола шәһәрендә гомумфедераль Сабан туен үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз